Тынлыкның тынына ут капкан…

Тынлыкның тынына ут капкан.
Мең телем телүең күңелне.
Телефон сулышың йоткандай —
Аермыйм: синме бу?! Түгелме?!.

Ятсынам тавышың. Кышларның
Төшенә яз кергән бер мәлдә
Хәлемне беләсең килмәгәч,
«Ни хәл?!»- дип сораудан ни мәгънә?!.

Ни мәгънә?!. Ярсудан ваз кичеп
Язларның ишеген кагудан?!
Син инде элекке булмассың.
Мин сиңа бу язда табылмам…

Синме бу?! Кайчандыр җанына
Су сорап, ут алган кешеме?!
Чү, дәшмә!.. Тавышың боз гына.
Соң тамчы өметем өшеде…

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт